Вакыйга Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне алдыннан уздырылды. Агропромпарк мәйданына Бөек Ватан сугышы ветераннары, язучылар, галимнәр, гомүмән татар зыялылары чакырылды. Тиздән кешелек дөньясы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк, агымдагы ел Россия Президенты фәрманы нигезендә Әдәбият елы, диеп игълан ителде.

 

Тантананы Ислам бизнесы  һәм финансы үсеше Фонды Президенты Линар Якупов ачты. “Хөрмәтле ветераннарыбыз, язучыларыбыз, без Сезнең әсәрләрегезне укып үскән буын, хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәбез, исәнлек-саулык телибез, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын да бергәләп каршы алырга язсын”диеп, чын йөрәктән чыккан котлау сүзләрен җиткерде.

Бу эшне әйдәп баручылардан  булган эшкуар Али Сөләйманов Хәләл ризыкның әһәмиятенә тукталды. Соңыннан сәхнәгә каләм ияләре күтәрелде. Салисә Гәрәева белән Нәҗибә Сафина яңа гына язылган шигырьләрен укыдылар. “Казан егетләре” яраткан җырларын бүләк итте. Ассоциация әгъзалары, ветераннар өчен махсус Хәләл ризыктан торган күчтәнәч әзерләгән иде. Эшкуар Али Сөләйманов һәрбер чакырылган шәхескә атап, дисконт карталар эшләткән. Өлкә буын вәкилләре һәрвакытта Сөләйманов җитештергән ризыкны 10 процент түбән бәя белән сатып алу мөмкинлегенә ия булачак.  Язучылар фикерләрен, чәй өстәле янында дәвам итте. Татар зыялылары, алар сугыш елы балалары, ачлыгын-ялангачлыгын шактый татып,күреп үскән буын. Ул елларны искә алдылар, тагын шунсы хак, алар  үз гомерләрендә беренче тапкыр шундый дәрәҗәдәге бәйрәмгә чакырылганлыкларын  кат-кат әйттеләр. Югыйсә,  язучылар сугыш кырларында корал белән генә түгел. Каләмнәре белән дә көрәшкән батырлар. Хәзер дә алар көрәштә, татар теле сагында торалар. Фикерләрен халыкка әсәрләре аша җиткерәләр. Без  аларга исән чакларында рәхмәтле булырга тиешбез, ләбаса. Узган гасырларда меценатлык юнәлешендә эшләрен алып барган зыялыларны да искә төшерделәр. Алар әлеге Хәйрия акциясен шул чорлар белән тиңләргә тырыштылар. Оештыручыларга чын йөрәктән чыккан рәхмәтләрен җиткерделәр. Галимә Лена ханым Гайнанова татар әдәбияты классигы  Гаяз Исхакыйның фикерләре тупланган китабын бүләк итте. Каләм ияләре вакыйганы уздыручыларга атап шигырьләр иҗат иткән. Вакыйгага 92 яшьлек, сугышның башыннан ахырынача көрәшкән батыр Ислам ага Шакировта килгән иде. Аларның Өммегөлсем ханым белән узган тормыш юлларын үрнәк итеп алырлык. Бер сүзсез очрашу кайта-кайта сөйләнергә җирлек тудырды. Сәхнәдә бергә төшкән фотосүрәттә ул көннәрне искә төшерергә ярдәм итми калмас. Соңыннан һәрберсенә махсус әзерләнгән күчтәнәчләр тапшырылды. Өлкән буынга хәләл ризыктан торган  пакетны күтәреп кайту авырга туры килүне искә алып, һәрберсен өенә кадәр машина белән озату мәсьәләсе дә хәл ителгән иде. Ә инде авырып килә алмаган,  зыялыларга, Хисам Камалов, Җәүдәт Дәрзаман, Хуҗи Мәхмүтов, Марсель Әхмәтҗанов, Резидә Вәлиевага күчтәнәчләрен өйләренә барып тапшырдылар.

 

“Хәләл индустриясенең милли ассоциациясе”.