Быелгы ел истәлекле даталарга бай. Беренчедән кешелек дөньясы Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгели, Россия Президенты указы нигезендә  агымдагы ел  Әдәбият елы , дип игълан ителде.

Язучылар дошманга каршы корал белән генә түгел, каләмнәре белән дә көрәшкән батырлар. Бөек Җиңү зур корбаннар бәрабәренә килде.  Ул көннәр ерагайса да, яралар әле һаман төзәлмәгән.  Билгесез солдатлар исемлеген күреп йөрәк әрни, ачлыгын-ялангачлыгын күргән буын, әти сүзен әйтергә тилмергән балалар инде олыгайган. Алар күңелендә Ватан, Туган телгә тугрылык сүзе буыннар — буынга амәнәт булып тора, дисәк ялгыш булмас. Без Олуг хезмәтегез алдында баш иябез.

Вакыйга 24 нче апрельгә планлаштырылган. “Тынычлык” мәйданына, Бөек Ватан сугышы ветераннары, язучылар, галимнәр, гомүмән татар зыялылары чакырулы.

“Хәләл индустриясенең милли ассоциациясе